«Нәүрүз-яз бәйрәме» 19 март көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен «Нәүрүз-яз бәйрәме» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә укучылар Татарстан халыкларың милли уеннары һәм ашлары, татар халык дастаннары, җырлары, риваятьләре, легендалары, бәетләре турындагы китаплар белән таныштылар. Подробнее...
«Без бердәм» 11 март көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен «Без бердәм» дип исемләнгән буклет таратты. Бу буклетта 1612 елда Мәскәүне азат итү тарихы, илебезнең көче, РФ халыкларының мәдәни традицияләре турында мәгълүмат тәгъдим ителде. Подробнее...
«Мәхәббәт белән китап» 14 февраль — Халыкара китап бүләк итү көне. Шул датага карап Колбай-Мараса авылы китапханәсе «Мәхәббәт белән китап» дип исемләнгән акция үткәрде. Акция барышында укучылар китапханәгә китаплар бүләк иттеләр. Китапханәгә китап алып килгән барлык бүләк итүчеләргә рәхмәтле! Подробнее...
«Минем яклаучым» 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бу көнне Колбай-Мараса авыл китапханәсе укучылар өчен «Минем яклаучым» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Китап күргәзмәсендә корал һәм хәрби техника, шулай ук сугышчыларыбызның батырлыклары турында әдәби китаплар куелды. Подробнее...
«Җиңү юлы буйлап» 2026 ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлелеге дип игълан ителде. Шул датага карап Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен «Җиңү юлы буйлап» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә тарихи тикшеренүләр, истәлекләр, шулай ук Бөек Ватан сугышы турында архив материаллар куелды. Подробнее...