“Дулкын,дулкын яңалык” 20 март көнне Кәкре Атау авылы китапханәсендә “Дулкын,дулкын яңалык” дип аталган вакытлы матбугат күргәзмәсе оештырылды. Бүгенге көндә вакытлы матбугат гаять күп төрле һәм йөзләгән газета - журналлар белән исәпләнә. Алар укучыларга тирә-юньдәге хәлләр турында оператив мәгълүмат җиткерәләр, иң кызыклы вакыйгаларны, фактларны, мәгълүматларны яктырталар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр.
23 февраль бәйрәме 21 февраль көнне Кәкре Атау балалары ветеранны 23 февраль бәйрәме белән тәбрикләргә керделәр.Ветеранга узләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Ветеран белән очрашуга керделәр 5 февраль көнне Кәкре Атау башлангыч мәктәп укучылары китапханәче белән берлектә ветеран белән очрашуга керделәр.
“Кара тюльпаннар ни сөйли» 14 февраль көнне Кәкре Атау китапханәсендә “Кара тюльпаннар ни сөйли» дигән кичә узды.Әфганчы Юрис Юсупович узенең Әфган турында белгәннәрен, кургәннәрен сөйләде.Аннан сөн китапханәче Әфганга киткән авылдашлар белән таныштырды һәм Әфган турында сөйләде.
"Ленинград блокадасы чолганышыннан азат ителүенә" 27 январь көнне Ленинград блокадасы чолганышыннан азат ителүенә Кәкре Атау авылы китапханәсендә китап кургәзмәсе ясалды. Азнакай районы Сарлы авылыннан Ленинград блокадасында булган Мәптуха апа белән таныштырылды.