“Дулкын, дулкын яңалык” 15 сентябрь Кәкре Атау китапханәсендә “Дулкын, дулкын яңалык” дигән китап күргәзмәсе узды! Килүчеләр яңа журналлар һәм газеталар дөньясына чумды, актуаль темалар һәм яңа идеяләр белән таныша алдылар. Һәр бит-ул яңа ачышлар һәм илһам! Килегез һәм үзегез өчен чиксез белем дәрьясе ачыгыз! Read more ...
«Бөек Тукай – безнең Габдулла» 25 нче апрель Кәкре Атау китапханәсендә «Бөек Тукай – безнең Габдулла» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәгә килүчеләр әлеге күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән ныклап таныштылар. Алар Габдулла Тукайның тормышы, иҗаты һәм аның татар әдәбиятына керткән зур өлеше турындагы басмаларны карадылар. Күргәзмәдә Тукайның шигырьләре, әкиятләре, публицистик мәкаләләре, шулай ук аның иҗатына багышланган фәнни хезмәтләр тәкъдим ителде. Китапханәчеләр кунакларга күргәзмә эчтәлеге белән танышуда ярдәм иттеләр, кирәкле мәгълүматлар белән бүлештеләр. Зур шагыйрьнең иҗади мирасы турында яңадан искә төшерү һәм аның әһәмиятен ассызыклау максатыннан оештырылган бу чара, китап укучыларда зур кызыксыну уятты. Read more ...
Китаплар өенә килик 1 сентябрь көнне Кәкре Атау авылы китапханәсендә «Китаплар өенә килик” дип аталган китап укучылар белән сәяхәт оештырылды. Чара барышында китапханәче китап укучыларга китапханәдә үзеңне ничек тотарга, китапларны ничек дөрес кулланырга кирәклеге турында аңлатты, китаплар турында кызыклы һәм эчтәлекле шигырьләр укыды, китапханәгә кайткан балалар журналлары һәм газеталары белән таныштырды. Чара мавыктыргыч һәм күңелле үтте.
Китап сөючеләр иленә сәяхәт 15 август көнне Кәкре Атау авылы китапханәсендә нәни китап укучылар белән «Китап сөючеләр иленә сәяхәт» дип аталган китап күргәзмәсе белән берлектә әңгәмә үткәрелде. Чара барышында нәни китап укучыларны күргәзмәгә куелган яңа китаплар белән таныштырдым. Соңыннан балалар күргәзмәдәге охшаган китапларны үзләренә укырга дип өйләренә яздырып та алдылар.Әңгәмә мавыктыргыч һәм кызыклы үтте.
"Әдип Маликовның тууына 100 ел" 16 август көнне Кәкре Атау авылы китапханәсендә фронтовик язучы Әдип Маликовның тууына 100 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә шагыйрьнең татар һәм рус телләрендә басылган китаплары урын алды.