”Җиңү язы безнең йөрәкләрдә” 9 Май көнне, Кычытканлы авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә Җиңү көненә багышланган митингта катнашты. Ватан тынычлыгы өчен шәһид киткән, сугыш кырыннан исән кайтып та, бүгенге көнгә кадәр яши алмаган ветераннарыбызны мәңгелек истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә венок куелды, укучылар җырлар җырладылар, матур – матур шигырьләр сөйләделәр. Китапханәдә Җиңү көне уңаеннан ”Җиңү язы безнең йөрәкләрдә” дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Китап күргәзмәсе белән китап укучылар бик теләп таныштылар. Подробнее...
“Тукай яши безнең күңелләрдә” 26 нчы апрельдә Туган тел һәм Габдулла Тукайның тууының 140 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан 26 нчы апрель көнне Кычытканлы авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Тукай яши безнең күңелләрдә” дип аталган әдәби чара үткәрде. Әдәби чарада язучының шигырьләре укылды,презентация ярдәмендә язучының тормыш юлы күрсәтелде. Чара ахырында барлык катнашучылар башкаруында “Туган тел” җыры җырланды. Подробнее...
«Фронтавик язучылар иҗаты буйлап» Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан, «Современник» клубы белән эшләү максатыннан 17 нче апрельдә Кычытканлы авылы китапханәсе «Фронтавик язучылар иҗаты буйлап» дип аталган танып белү сәгате үткәрде. Әлеге чарада китап укучылар фронтовик язучылар иҗаты белән таныштылар. Подробнее...
"Яхшы китап ышанычлы юлдаш" 23 апрель Халыкара китап һәм авторлык хокуклары көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм мәдәни мирасны саклаучы һәм баетучы булган китап дөньясына игътибар юнәлтүне максат итә. Шул уңайдан 23 нче апрельдә Кычытканлы авылы китапханәсе "Яхшы китап ышанычлы юлдаш" дип аталган танып-белү сәгате үткәрде. Подробнее...
«Каләм белән җиңдек дошманны» “Современник” клубы белән эшләү максатыннан 23 нче мартта Кычытканлы авылы китапханәсе, «Каләм белән җиңдек дошманны» дип аталган танып белү сәгате үткәрде. Чарада катнашучылар сугыш елларын чагылдырган әсәрләр белән таныштылар, фикерләр алыштылар. Подробнее...