“Галәмнән сәлам!” 1961 елның 12 апрелендә Җир орбитасына бортында кеше булган дөньяда беренче космик корабль-иярченне чыгаралар. Шуннан бирле бу көнне Россиядә Космонавтика көне, ә дөньяда - Кешенең космоска очу көне буларак билгеләп үтәләр. Бу истәлекле датага Киекле авыл китапханәсе тарафыннан "Умырзая" балалар бакчасының өлкән төркеме өчен "Галәмнән сәлам!" исемле танып-белү сәгате оештырылды. Чара барышында балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре космонавтлар, йолдызлар һәм планеталар, Галәм серләре турындагы белемнәре белән бик теләп уртаклаштылар. Prev Next