«Тукай безнең күңелләрдә» Бүген Нурлат шәһәренең үзәк китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 139 еллыгына багышланган «Тукай безнең күңелләрдә» исемле ачык микрафон узды. Шулай ук шагыйрьнең тормыш юлы, иҗатына презентация һәм китап күргәзмәсе оештырылды.Укучылар матур шигырьләр укып, мәдәни мирасны саклау һәм үстерүгә үз өлешләрен керттеләр. Кичә Туган тел җыры белән тәмамланды. Prev Next