ANKETA KNOPKA

       Якты Күл авылы китапханәсендә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган «Милли бизәкләрдә халкым тарихы» дип исемләнгән еллык күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Тарихыбызга кагылышлы фольклор, гореф-гадәтләр, милли бизәкләр, безнең әби-бабаларыбызның үзләреннән соң килгән буыннарга мирас итеп калдырган байлык. Һәр бизәккә ниндидер мәгънә салынган. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар,гәҗитләр татар, рус һәм чуаш халыкларының милли бизәкләре, фольклоры, гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкинлек бирә. Шул байлык белән танышып, үзебезгә рухи азык алыйк.

uzor