«Дуслык нәрсәдән башлана?» 16 ноябрьдә Халыкара толерантлык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Колбай-Мораса авылы китапханәсендә толерантлык көненә карата «Дуслык нәрсәдән башлана?» дип исемләнгән толерантлык дәресе үткәрде. Чара барышында укучыларны китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштырды, «толерантлык» сүзенең нәрсә белдергәнен аңлатты һәм бер-береңә карата мөнәсәбәтләр, бер-береңне ничек ишетергә, аңларга, хөрмәт итәргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Prev Next