Үзәк китапханәдә татар әдәбияты классигы, драматург, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган “Әдәбиятыбыз аксакалы” дигән әдәби кичә узды.Укучылар Нәкый Исәнбәтнең тормыш юлы, иҗаты белән кыскача таныштылар. Кичә барышында укучылар тарафыннан Н.Исәнбәтнең шигырьләрен укыдылар,”Отканга – мәкаль... тапкырга – табышмак” дигән уен уйнадылар, мәзәкләр сөйләделәр. Экран аша язучының Алтын Урда тарихын чагылдырган “Идегәй” дастаныннан өзек карадылар. Нәкый Исәнбәт шигырьләренә язылган Илһам Шакиров башкаруында   “Син сазыңны уйнадың” ,  Фәридә Кудашева башкаруында “Уракчы кыз”, Ай, былбылым кебек халык күңеленнән җуелмас, онытылмас җырлары язмасын тыңладылар.                                                             

Мәгълүматлы да, файдалы да әдәби чара укучылар өчен өстәмә белем алу чыганагы булды.

 65644новый коллаж