ANKETA KNOPKA

Якташыбыз, авылыбызның горурлыгы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Ирек Гали улы Диндаровның тууына 70 ел тулу уңаеннан Биккол авылы китапханәсендә әдәби кичә уздырылды. "Соңгы әманәт" дип аталган китап күргәзмәсе оештырды. Ихласлык белән сугарылган юбилей чарасында олысы-кечесе Ирек Диндаров турында истәлекләр сөйләделәр, әсәрләрен укыдылар, аның яраткан җырларын башкардылар.

1Ирек Диндаров