1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн СПИД авыруының кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә зыянлы хакында булуы искәртә.
Бу датага багышлап Кычытканлы авылы китапханәсендә дә китап укучылар белән «СПИД – гасыр бәласы» – дип исемләнгән акция үткәрде.
Әлеге акциянең максаты СПИД авыруы очраклары белән таныштыру, сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, яшүсмерләр арасында ВИЧ – инфекция һәм СПИД ка карата дөрес тәрбия булдыру,  киләчәктә аларны әлеге авырудан саклап калу. Һәр катнашучыга буклет һәм «Кызыл тасма» – СПИД проблемасының символы таратылды. Кан төсендәге элмәксыман тасма СПИДка каршы көрәшкә өндәүче халыкара символ булып тора.

 6Fzbp8CsPjw