Югары Нурлат китапханәсе 21 сентябрь көнне китап сөюче балалар белән  герой шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше , балалар язучысы  Абдулла Алишка тууына 110 ел тулуны билгеләп үтте. Китапханәдә “Әкиятче Абдулла” исемле язучының китапларыннан күргәзмә оештырылды: ”Нечкәбил”, ”Койрыклар”, ”Сертотмас үрдәк” һ.б. Балалар күргәзмәдән китапларын алып укыдылар. Алар  язучының әкиятләреннән төзелгән  викторина сорауларына җаваплар эзләделәр, шул әкиятләрне сүрәтләгән рәсемнәр  ясап килделәр. А.Алиш – татар балалар әдәбиятында зур хезмәт куйган язучы һәм  татар әдәбияты тарихына балалар язучысы булып кереп калды.  Аның әкиятләре бай эчтәлекле, темасы төрле, тормышка якын булулары белән аерылып тора. А.Алишның әкиятләрендә табигать күренешләре, хайваннар, бөҗәкләр, кошлар сүрәтләнә.  Әкияттәге вакыйгалар чынбарлыкка – кешеләр тормышына бик якын. Уяулык, сизгерлек, ил- йорт серен саклый белү – җаваплы һәм изге бурыч, намус эше дигән нәтиҗә ясарга этәрә, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар, матур гадәтләр тәрбияләү бурычын да куя.

Югары Нурлат китапханәсе август  аенда үзенең 70яшьлек юбилеен билгеләп үтүче  Тукай, Алиш премияләре лауреаты, Халыкара Андерсен бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре, депутат, күренекле җәмәгать эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин иҗатына багышлап “Без – татар балалары” исемле китап күргәзмәсе ясады. Укучылар язучының лирик шигырьләрен һәрчак эзләп, яратып укыйлар, мәхәббәт  темасына, әниләргә багышланган җырларын өйрәнеп, яратып  җырлыйлар.  Иң элек Роберт Миңнуллин – балалар шагыйре. Күргәзмәдә “Безнең авыл зоопаркы”, “Энекәш кирәк миңа”, “Җәйнең яшел аты”,”Алма бабай” һәм башка китаплары да урын алган иде. Шагыйрьнең  төрле телләрдә  басылган китапларын балалар  бик яратып укыйлар.

Күренекле әдәбият галиме, укытучы һәм язучы, чыгышы белән Норлат районы Кычытканлы авылыннан булган якташыбыз Тәлгат Нәби улы Галиуллинның август аенда олы юбилее, аңа 80 яшь тулды. Югары Нурлат китапханәсе язучының иҗатына карата “ Не место красит человека” исемле китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәгә китап сөючеләргә бик таныш булган “Элмәк”,”Тәүбә”, “Дәгъва” белән бергә соңгы елларда язылган”Мәкер” повесте һәм “Сәет  Сакманов” романы да урын алды. Үзәгендә  явызлык белән гаделлек көрәше яткан әсәрләрендә язучы, коррупция, череп таркалу күренешләрен фаш  итеп, кеше хокуклары, яшәеш нормаларын саклау өчен көрәш тукталып тормый дигән фикер уздыра. Тәлгат Галиуллинның мавыктыргыч әсәрләрен яшүсмерләр яратып укыйлар.

Югары Нурлат китапханәсе 22 август көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Россия дәүләт флагы көнен билгеләп үтте. Безгә кунакка балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр килде. Алар үзләре белән дәүләт флагын ясаган рәсемнәре алып килделәр.Алар белән Россия Флагы, аның төсләре нәрсә аңлатканы, әһәмияте турында әңгәмә үткәрдек, “Мин, син, ул – бергә бөтен ил” җырына флешмоб ясадык, “Россия Флагы иң яхшысы” исемле акция үткәрдек, “Без- Россия балалары” дигән лозунг белән фотога төштек . Кичә ахырында балаларга тәмле бүләкләр өләшеп күңелләрен күрдек.

den ptic2   4 апреля Верхне – Нурлатская   библиотека к Международному дню птиц организовала  литературно – познавательную программу «Птицы леса, садов и огородов». Библиотекарь  показала читателям презентацию с голосами наших пернатых друзей, познакомила детей с зимующими в наших краях птицами, с перелетными,  а также  с птицами,  вошедшими  в Красную книгу РТ. Большой интерес у ребят вызвала книжно- иллюстративная выставка «Наши крылатые друзья». На мероприятие была приглашена бывшая учительница биологии Мухаметова Г.Г., она провела очень интересную познавательную беседу  о мире птиц. Мероприятие читателям очень понравилась.