Киң колачлы язучы “ – язучы Вахит Имамовка 65 яшь – китап күргәзмәсе.

22 нче  март көнне Югары Нурлат китапханәсендә Укучыларга  Татар халкының күренекле язучысы – тарихи романнар иҗат итүче Вахит Имамовның иҗатын чагылдырган күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмә белән таныштыру барышында укучыларның игътибарын җәлеп итү максатында, һәр кешегә  үзенең үткәнен, үз халкының гына түгел, дөньяда яшәүче башка бик күп милләтләрнең һәм илләрнең дә тарихын белү кирәк дигән актуаль темага да  тукталып  үтелде.

20 нче  март көнне Югары Нурлат китапханәсендә “Китапханәдә театр көне” дип аталган аралашу сәгате уздырылды. 2019 нчы ел Рәссәйдә “Театр елы” буларак игьлан ителгәнгә, укучыларны  “Театр яктылыкка-нурга илтә сәхифәсе белән таныштырганнан соң,  мәктәп укучыларына “Китапханәдә театр көне” өчен махсус әзерләнгән күргәзмә күрсәтелде .  Аннары балаларның үзләре катнашында Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк” әсәре  сәхнәләштерелеп,  бала белән күбәләк ролен үтәгән  балалар аны бик оста итеп  уйнап та күрсәттеләр.  

  21 нче февраль көнне Югары Нурлат китапханәсе  Халыкара туган тел көне уңаеннан  “Туган телем – иркә гөлем” исемле кичә үткәрде. Кичә  бәйге тәртибендә, өстәлләр артында үтте.Балалар туган тел көненең тарихы белән, мәкаләләр, табышмаклар, әкият геройлары белән таныштылар. Кичә  Г.Тукайның  “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

7 нче март көнне,“ Халыкара хатын-кызлар бәйрәме” уңаеннан Югары Норлат китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, “Автоледи”, яки, “Замана хатын-кызы.. .”дип аталган бәйрәм кичәсе уздырдылар. Китапханәдә кичәнең максатыннан чыгып “Тормыш яме –хатын- кыз”дип аталган күргәзмә оештырылган иде.

Кичәнең максаты:
Заманага яраклашу йөзеннән, бүгенге көн таләп иткән барлык мәшәкатьләрне үз иңнәренә йөкләү өстенә, машина руле артына утыруны да үз вазифалары итеп, тормышның җиңел машина дигән “арбасы”н егәрлекли алган батыр йөрәкле гүзәл затларыбызны сәхнә түрендә зурлап, халыкка күрсәтү белән бергә, замана хатын-кызының бүгенге көндә җәмгыяттә тоткан урынын билгеләү иде. Кичәдә алты гүзәл зат катнашты. Хатын-кызларыбыз үзләренең бар осталыкларын күрсәтеп, төрле наминацияләрдә җиңү яуладылар.

Югары Нурлат китапханәсендә театр сәнгатенә нигез салучы драматург Галиасгар Камалның тууына 140 ел тулу уңаеннан “Халыкка багышланган гомер” исемле китап күргәзмәсе ясады. Күргәзмә драматургның   биографиясе, аның якыннарының фотолары һәм аңа багышланган китаплар белән таныштыра.