"Тирә-юньне саклыйк - ул безнең киләчәк!"дип аталган, бүгенге көндә бик актуаль экологик проблемалар тудырган темага 10 нчы апрель көнне Югары Нурлат китапханәсендә күргәзмә әзерләнде.  Балалар белән тирә-юнь мөһитенә багышланган тематик әңгамәне викторина рәвешендә үткәрдек. Киләчәкнең экологиягә бәйле икәненә басым ясап үкәрелгән әңгамәбез сорау-җавап рәвешендә барып, балаларны битараф калдырмады. Күргәзмәгә куелган китаплардан алар үзләренә тиешле мәгълүмат туплый алдылар.

6 нчы апрель көнне, Югары Нурлат китапханәсендә авыл яшләре белән берлектә, бүгенге көн таләбенең иң актуаль темаларыннан булган "Гаилә хокуклары" турында әңгамә рәвешендә сөйләшеп-аралашу булып узды. Күргәзмә сыйфатында кулланылган бай материалдан үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табу - яшләр өчен ачыш буларак кабул ителде. Басма матбугатның интернетка караганда үтемлерәк һәм рәсмирәк икәне белән дә бик теләп килештеләр. Шулай ук "Гаилә хокуклары"н тулыландыру, яки, үзгәртү буенча да үз фикерләре белән бүлештеләр. Киләчәктә дә китапханә белән элемтәдә булачакларын белдерделәр.

“Пенсия фондының яңалыклары” – информацион сәгать.

 24 нче  март көнне  Югары Нурлат китапханәсендә авылның пенсия яшендәге хатын-кызлары катнашында пенсия реформасына кагылышлы теманы яктыртып, “Пенсия фондының яңалыклары” дигән темага багышланган информацион сәгать оештырылды. Пенсия яшендәге кешеләрне кызыксындырган мөһим сорауларга җавап эзләү максатында яңа сандагы газета-журналларда басылып чыккан статьялар белән  бергәләп танышу бик җанлы рәвештә барды. Соңыннан да тиз генә таралышмыйча,  пенсия темасына кагылышлы сорауларга кат-кат тукталып, В.В. Путинның журналистларга биргән интервьюсы белән дә таныштылар.

25 нче март көнне Югары Нурлат китапханәсендә “Балаларга иң яхшы китаплар” атналыгы башланып китте. Атналыкның беренче көнендә үк балалар өчен иң яхшы китаплардан торган күргәзмә  күрсәтелде. Бүгенгесе көндә балалар өчен иң актив иҗат итүче язучылардан Ркаил Зәйдулла, Ләлә Гыймадиева,  шагыйрьләрдән – Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай, балалар өчен махсус иҗат итүче шагыйрь  Рафис Корбан, Шәукат Галиев һәм үзебезнең җирле автор – Нурлат шагыйрәсе – Лейна Ильясова иҗатлары белән таныштырып, балаларга өйдә укыр өчен атап үтелгән авторларның китаплары тәкъдим ителде. Һәм балалар ул китапларны бик теләп үзләренә яздырып алдылар.  Балалар өчен иң яхшы китап язучы башка язучы һәм шагыйрьләр белән  балаларны таныштыру, аларның китапларын укуны пропагандалау атна барышында дәвам итәчәк.

“Кеше һәм аның хокукы” – яшьләр белән әңгамә.

23 нче март көнне Югары Норлат китапханәсендә авыл яшьләре катнашында “Кеше һәм аның хокукы” дигән темага әңгамә үткәрелде. Әңгамә барышында Татарстан Республикасы конституциясе белән танышып, аның республикадагы күпмилләтле халыкның ихтыяҗын чагылдырып, кеше хокукларын һәм ирекләренең өстенлеген гамәлгә ашыруын, халыкларның тигез хокуклылыгын һәм бәйсезлеге принцепларына нигезләнүен билгеләп үтелде. Соңыннан,  әңгамә сорауларга җавап эзләү формасын алып, яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавапны бергәләп эзләдек.