30 нчы апрель көнне Югары Нурлат авылы  китапханәсендә "Сугыш турында иң яхшы китаплар" - дип аталган актуаль темага багышланган патриотик сәгатькә мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре чакырылган иде. Патриотик рухта уздырылган аралашу сәгате, һәркемдә зур кызыксыну уятканга, бик җанлы үтте. Әзерләгән күргәзмә - китаплардан тыш сугыш турындагы башка китаплар белән дә таныш булган яшьләр мәктәп укучыларын үзләре укыган китапларның эчтәлекләре белән таныштырып, кыю һәм батыр балалар булып үсү өчен, бигрәк тә малайларга, сугыш турында язылган китапларны күбрәк укырга киңәш иттеләр.

Югары Нурлат китапханәсендә инглиз халкының күренекле язучысы - мәхәббәт җырчысы - Уильям Шекспир иҗатына багышланган күргәзмә аның иҗаты белән "Ромео һәм Джульетта" трагедиясе аша таныш булган өлкән буын китап укучыларында да, хәзерге буын яшьләрендә дә зур кызыксыну уятты. Мәңгелек төшенчәгә ия булган мәхәббәт темасына телләр генә киртә булалмый, билгеле. Шуңа да, йөзләгән телләргә тәрҗемә ителгән Шекспирны укымаган, яки, ишетеп белмәгән халык юктыр. Күргәзмә белән танышу барышы да, соңыннан фикер алышу да, һәркемнең күңеленә хуш килерлек булды.

12 нче апрель көнне "Гагарин һәрвакыт алда!" дип аталган  девиз астында әзерләнгән күргәзмә укучылар күңеленә бик хуш килде. Космонавтика өлкәсенә битараф булмаган малайлар бик теләп үзләре төрле чыганаклардан укып белгәннәре белән дә уртаклаштылар. Бер-берсен бүлеп, космонавтларның исемнәрен дә санап чыктылар, хәтта. Аралашу әлбәттә, әңгамә һәм сорау-җавап формасында барды. Гомумән, балаларда галәм киңлекләренә кагылган темалар зур кызыксыну уята. Киләчәктә бу теманы дәвам итәргә дип килештек.

Югары Нурлат авылы китапханәсендә Татар халкының гына түгел, бар төрки дөньяның да бөек шагыйре булган Габдулла Тукайның тууына 113 ел булу уңаеннан оештырылган "Туган тел" бәйрәме узды. Мәктәп укучылары катнашында елда уза торган, әмма, һәр елны үзенчәлеклелеге белән аерылып торган бәйрәм, бөекТукаебыз иҗатына багышланган күргәзмә белән танышып китүдән башланып китте. Аннары, шагыйрьнең балачагы турында кыскача белешмәләрне яңарткач, бәйрәмнең төп өлешенә күчеп, урамга чыктык. Тукайның һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, укучылар шагыйрь тарафыннан төрле темаларга язылган шигырьләрне яттан сөйләделәр. Соңыннан, балалар өчен язылган темага аерым тукталып, бары тик Тукайга гына хас булган тасвирлау осталыгы аша туган әкият геройларының, башка бик күп милләт балалары өчен дә яратылып укылуы турында фикер алыштык. Бәйрәмебезне татар халкының гимнына әверелгән Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тамамладык.

 Югары Нурлат авылы китапханәсендә "Балачак иленнән китаплар" темасын ачып бирерлек күләмдә оештырылган күргәзмә, тематика һәм эчтәлек ягыннан да тиешле дәрәҗәдә булганлыктан, балаларда кызыксыну теләген уятырлык иде. Шуңа да алар күргәзмә әсбаплары белән танышып чыккач, үзара барган җанлы әңгамәдә бик теләп катнаштылар. Соңыннан үзләренә ошаган китапларны яздырып өйләренә дә алдылар.