Югары Нурлат авылы китапханәсе  8 июль - “Гаилә , мәхәббәт һәм тугрылык көне”  уңаеннан  фото күргәзмә ясады. Күргәзмәдә узебезнең авылда гомер итүче тату, күркәм гаиләләр арасыннан  ике гаиләнең  фотолары урын алды. Шуларның  берсе  Нуретдинов  Габбас ага белән Маһруй апа.  Нуретдиновларның бергә тормыш итүләренә 67 ел була . Алар 5 бала тәрбияләп устергәннәр,  бугенгесе көндә кече уллары  Газинур  һәм  киленнәре  Фәридә  белән  төп  йортта яшәп яталар. Киләчәктә  дә  шулай  тату, матур   гаилә булып исәнлектә картайырга насыйп булсын аларга.

 Шулай ук Тухватуллин Ислам абый  белән  Нәфисә апа  авылда куркәм һәм  хөрмәткә лаек гаиләләрнең  берсе . Аларның  бергә тормыш башлап җибәрүләренә 50 елга якын вакыт узып киткән. Шул вакыт өчендә алар 3 бала тәрбияләп устергәннәр. Хәзерге көндә балаларына һәм оныкларына ярдәм итеп бергә бердәм гаилә булып яшәп яталар . Шундый тату һәм үрнәк булган  өлкән буын  гаиләләрнең  исемлеген  тагын да дәвам иттеру өчен яшьләргә  алардан үрнәк алып яшәргә киңәш итәр идем. 

      Югары Нурлат авылы китапханәсендә тирә - юньне ойрәнү , һәм аны саклау  буенча үткәрелгән «Нас излечивает природа» исемле  мәгьлүмәти  чара узды.  Бу көнне без китап укучыларны авылыбызның тарихы белән  таныштырып үттек, Кондырча елгасына экскурсиягә бардык, су буйларын чистарттык,табигатьне саклау буенча әңгәмәләр уздырдык, табышмаклар чиштек. Укучылар монда узләренә кирәкле мәгьлүмәтне төрле энциклопедия китапларыннан укып белделәр  шулай ук  Каюм Насыйриның “Шифалы уләннәр” исемле китабын карап уздык. Балалар табигатьне бик яраталар аеруча җәйге чырларда чөнки алар күп вакытларын саф һавада уйнап  кунелле ял итеп үткәрәләр. Ял итеп кенә түгел шул ук вакытта табигатьне хөрмәт итәргә өйрәнәләр.Табигать ул безнең әйләнә тирәбез ,туган жиребез, елга күл буйларыбыз без аларны сакларга тиеш.

Югары Нурлат авылы китапханәсе   “2019 ел  - Татарстанда эшче һөнәрләр” елы уңаеннан “Моя профессия- мое будущее”  дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдә 15яшьтән алып 18 яшькә  җиткән китап  укучылар катнаштылар , алар киләчәктә үзләренә нинди  һөнәр сайлыячакларына төшенделәр.

      Югары Нурлат авылы китапханәсендә “Балалар - безнең киләчәгебез” дип исемләнгән түгәрәк өстәл янында әнгәмә узды. Әти-әниләргә балалардан да кадерле , газиз кем бар икән тагын дөньяда?  Иң беренче баланын фикерен тоңларга, аңа үз эчендә бикләнергә ирек бирмәскә кирәк !
 Әңгәмә барышында  балалар узләренең фикерләре белән бүлештеләр. Бергәләп  газета –журналлар карап  кемнең нинди сәләткә оста икәнен ачыкладык. Кеше тормышында мөһим рольне уйнаучы хезмәт тәрбиясе турында да онытырга ярамый. Хезмәтсез тормыш бирничек тә бара алмый! Шуңа күрә әти-әни белән беррәттән гаиләдә бала да хезмәткә үз өлешен кертергә тиеш. Безнең бурычыбыз - кечкенәдән балаларны тәрбия алымнарына, әхлак нормаларына, яхшы гамәлләргә, кешеләргә ярдәм итәргә, әти- әниләрне , күршеләрне , өлкәннәрне тыңларга , хөрмәт итәргә өйрәтергә. Әти-әни йортның тоткасы , ә балалар-аның көзгесе!  

Югары Норлат авылы китапханәсендә бөек рус  шагыйре  - А.С. Пушкинның тууына  220 ел тулу уңаеннан “Сказочный мир Пушкина”  исемле китап күргәзмәсе  оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең сайланма әсәрләре, шигырь җыентыклары, әкиятләре һәм фотосурәте урын алды. Шулай ук китапханәгә кунакка кергән кечкенә дусларыбызны күргәзмә белән таныштырдым һәм А. С. Пушкинның татарчага тәрҗемә ителгән “Алтын әтәч турында”диеп исемләнгән әкиятен сөйләдем.Китап укучылар язучының  китапларын өйләрендә укыр өчен яздырып та алдылар.