Библиотекарь Городского филиала  №3  для читателей библиотеки организовала книжную выставку  на тему  « День воинской славы России». Библиотекарь познакомила ребят с историческими фактами Сталинградской битвы, об ожесточенных боях и героизме советских солдат.

Югары  Нурлат  авылы китапханәсе  40 еллык стажы булган  биология  фәннәре  укытучысы  “РФ ның  Халык  Мәгарифе  отличнигы”  Мөхәммәтова  Гөлсирә Галимҗановна  белән берлектә  « По страницам  Красной Книги»  исемле экологик сәгать уткәрде.

Экологик сәгатьнең программасы:

  • Экология нәрсәне  аңлата? – әңгәмә ( беседа).
  • “Кызыл Китап” буенча сәяхәт.

а)  табигатьнең  флорасы һәм  безнең  якта үсүче сирәк  очрый  торган үсемлекләр;

б) табигатьнең  фаунасы  һәм  сирәк  очрый  торган  хайваннар;

в) табигатьне саклау  ысуллары .

  • Викторина: “Табигатьне саклауда мин нинди өлеш кертә алам?” (викторинада актив катнашуы  өчен  Миннеханов Румиль  «Зеленый патруль» исемле  повязка белэн булэклэнде , барлык балаларга да татлы призлар таратылды).
  • Йомгаклау. (Киләчәккә планнар һәм акцияләр оештыру, “Кондырчага чиста су”  операциясенең  дәвамы,  яр буйларын күзәтү  буенча постлар билгеләнде).

Югары Нурлат авылы китапханәсе  8 июль - “Гаилә , мәхәббәт һәм тугрылык көне”  уңаеннан  фото күргәзмә ясады. Күргәзмәдә узебезнең авылда гомер итүче тату, күркәм гаиләләр арасыннан  ике гаиләнең  фотолары урын алды. Шуларның  берсе  Нуретдинов  Габбас ага белән Маһруй апа.  Нуретдиновларның бергә тормыш итүләренә 67 ел була . Алар 5 бала тәрбияләп устергәннәр,  бугенгесе көндә кече уллары  Газинур  һәм  киленнәре  Фәридә  белән  төп  йортта яшәп яталар. Киләчәктә  дә  шулай  тату, матур   гаилә булып исәнлектә картайырга насыйп булсын аларга.

 Шулай ук Тухватуллин Ислам абый  белән  Нәфисә апа  авылда куркәм һәм  хөрмәткә лаек гаиләләрнең  берсе . Аларның  бергә тормыш башлап җибәрүләренә 50 елга якын вакыт узып киткән. Шул вакыт өчендә алар 3 бала тәрбияләп устергәннәр. Хәзерге көндә балаларына һәм оныкларына ярдәм итеп бергә бердәм гаилә булып яшәп яталар . Шундый тату һәм үрнәк булган  өлкән буын  гаиләләрнең  исемлеген  тагын да дәвам иттеру өчен яшьләргә  алардан үрнәк алып яшәргә киңәш итәр идем. 

Югары Нурлат китапханәсе  татар шагыйре Зиннур Мансуровка 70 яшь тулу уңаенннан  китап күргәзмәсе ясады.  Күргәзмәдә шагыйрьнең  “Дөреслек икегә төрләнмәс” , “Телбизәк” , “Күңел сәфәре” , “ Җәрәхәтле йөрәк җылырак”  исемле китаплары урын алды.  Поэзиядән тыш, 3. Мансуров әдәби тәңкыйть һәм очерк жанрларында уңышлы иҗат итә. Аның әдәбият һәм сәнгать кешеләре һәм аерым проблемалар турында дистәләрчә мәкалә, очерклары бар. 3иннур  Мансуров мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый. 1970 елда аның бер төркем шигырьләре «Беренче карлыгачлар» җыентыгында  урын ала. 1979 елда шагыйрьнең «Кул бирәм» исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.  Зиннур Мансуровны  туган көне белән котлап  иң изге , якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Аңа  иҗади уңышлар.

      Югары Нурлат авылы китапханәсендә тирә - юньне ойрәнү , һәм аны саклау  буенча үткәрелгән «Нас излечивает природа» исемле  мәгьлүмәти  чара узды.  Бу көнне без китап укучыларны авылыбызның тарихы белән  таныштырып үттек, Кондырча елгасына экскурсиягә бардык, су буйларын чистарттык,табигатьне саклау буенча әңгәмәләр уздырдык, табышмаклар чиштек. Укучылар монда узләренә кирәкле мәгьлүмәтне төрле энциклопедия китапларыннан укып белделәр  шулай ук  Каюм Насыйриның “Шифалы уләннәр” исемле китабын карап уздык. Балалар табигатьне бик яраталар аеруча җәйге чырларда чөнки алар күп вакытларын саф һавада уйнап  кунелле ял итеп үткәрәләр. Ял итеп кенә түгел шул ук вакытта табигатьне хөрмәт итәргә өйрәнәләр.Табигать ул безнең әйләнә тирәбез ,туган жиребез, елга күл буйларыбыз без аларны сакларга тиеш.