3нче номерлы Шәһәр филиалы китапханәсендә балалар бакчасына йөрүче  нәни дусларыбыз  белән берлектә  “ Книжный сад с малышами “  диеп исемләнгән  ачык  дәрес уткәрдем. Очрашуда  балалар яңа кайткан китаплар , әкиятләр , шигырьләр җыентыклары белән  һәм башка китаплар белән таныштылар. Дәреснең төп максаты булып  - нәни дусларыбызда китапка карата мәхәббәт хисләрен уяту, игътибарлылык , сак  караш  тәрбияләү тора  иде.  Бу очрашу балалар бакчасы белән китапханә  арасындагы дуслык куперен тагын да ныгытты , куңелләрдә озак  сакланырлык  мизгелләр бүләк  итте.

Мин яратам сине Татарстан!

Шәһәребезнең 3нче номерлы филиал китапхәнәсе  үзенең китап укучылары өчен республика көне уңаеннан « Мин яратам сине Татарстан»  исемле китап күргәзмәсе  оештырды. Татарстанда 30нчы  август Республика көне иглан ителгән , бу көнне бөтен шәһәр районнарда һәм башкалабыз Казанда бәйрәм чаралары уткәрелә. Татарстан – җир асты байлыклары белән данлыклы, ә иң зур байлыгы – талантлы, уңган күпмилләтле халкы: татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, марийлар hәм башкалар. Халкыбызнын бай, hәм данлы тарихы бар, ул электән олы дәуләтләр төзеп яшәгән, бөек мәдәниятле булган. Күрше халыклар белән дус- тату гомер кичергән. Күпмилләтле Татарстан халкына исәнлек, тынычлык, иминлек, Татарстаныбыз һәм илебез хакына башкарылган эшләрдә уңышлар телим.

“Халык йөрәгендә мәңгегә”.

Татар халкынын  бөек шагыйре,  советлар союзы герое, Ленин премиясе  лауреаты,   Муса Җәлилнең  (Муса Мостафа улы Жэлилов)  үлем  җазасына хөкем ителүенә  75 ел  тулу уңаеннан  Шәһәребезнең 3нче номерлы филиал китапхәнәсендә “Халык йөрәгендә мәңгегә”  дип исемләнгән  китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә  Җәлилнең  әсирлектә язылган шигырьләре бөтен дөньяга “Моабит дәфтәре”  диеп танылган китабы һәм башка жыентыклары  урын алды.  Муса Жәлилнең  исемен  халкыбыз мәңгеләштерде.  Шагыйрьнең  батырлыгы  безнең  йөрәкләрдә  мәңге  яшәр, чөнки илебез азатлыгы өчен көрәшкән  батырларыбызны онытырга  хакыбыз юк.  Дәхшәтле сугыш еллары  турында  хатирәләрне,  истәлекләрне  киләчәк буыннар да белергә тиеш.

Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясенең дәүләт флагы көне билгеләп  үтелә.  Шул уңайдан шәһәребезнең 3нче номерлы филиал  китапханәсе  балалар бакчасы  белән  берлектә «Әләмнәрдә - безнең горурлык» дип исемләнгән чара үткәрдек. Чара барышында нәни дусларыбыз , китап укучылар белән  Россия тарихы һәм символлары турында әңгәмәләр алып бардык.  Балалар флагның нинди төсләрдән торганын  эйтеп курсәттеләр.     Ә инде без аларга  Россия флагының өч төсе - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе икәнен аңлатып бирдек.  Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата. Соңыннан балалар белән  бергәләп кәгазьдән  Россия флагын ясадык.

Библиотекарь Городского филиала №3 вместе с участниками  клуба “Родничок”  провела  позновательный экологический час “ Как дружат растения и животные?”.  Бибилиотекарь рассказала ребятам ,  что с малых лет  надо ответственно и бережно относится  к природе , а юные экологи поделились своими знаниями  о там как дружат растения с животными и в чем заключается польза или вред этой дружбы. Познокомились с книгами о животных и новыми поступившими энциклопедиями о  природе и животном мире. Ребята нарисовали рисунки на тему  “Будь пророде другом!”  и отгадывали загадки . Мероприятие прошло очень весело, позновательно  и  интересно.В ходе мероприятия ребята расширили свой экологический кругозор.