Шәһәребезнең 3 номерлы  филиал китапханәсендә олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, матур күңелле якташ шагыйрь-язучыбыз  Фәүзия Мөхәммәтова  белән очрашу булып узды. Бу көнне  шагыйрәнең  китаплары  кургәзмәдә урын алдылар.

 Фәүзия Мөхәммәтова 9 китап авторы, аның иҗат иткән җырларын таныклы артистлар башкаруында ишеткәнегез дә  бардыр. Һәм шулай ук “Нурлатым” исемле җырны да Фәүзия Мөхәммәтова язган, хәзер ул җыр Норлат шәһәренең гимны булып санала. Шулай ук Фәүзия апа башка эшләр белән берлектә , “БТК ның Нурлат җирлегендәге конгресс каршында эшләүче “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы  җитәкчесе булып тора.

Фәүзия Мөхәммәтова  26 ноябрьдә узенең күркәм гомер бәйрәмен ,туган көнен билгеләп утә. Фәүзия апа - сезнең шундый ачык күңелле, көләч йөзле, саф елмаюлы, олы йөрәкле, туган җанлы, ярдәмчел булуыгызга сокланабыз. Туган көнегез белән чын куңелдән котлап Сезгә исәнлек - саулык, бәхет, шатлык ,  алга таба да ижади  уңышлар теләп калабыз.

 9656CpYn SBK5gQ