26 нчы март көнне 3 нче номерлы шәһәр филиалы китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Нурлатым -газиз төбәгем " дип исемләнгән, җирле шагыйрәләребез белән әдәби - музыкаль очрашу кичәсе үткәрде. Кичәбездә татар моңы, татар җыры, татар шигырләре яңгырады. Якташ язучыларыбызның иҗаты белән якыннан танышып үттек. Әлеге очрашу, гомумән, матур, истә калырлык мизгелләргә бай булды. Хөрмәтле әдипләребез, сездән алган җылылык безне рухландырыр. Очрашуга килеп, безне сөендергәнегез өчен зур рәхмәт Сезгә.