Габдулла Тукай — татар халкының бөек шагыйре. Бу дөньяда Тукайны белмәгән, аның бер шигырен булса да укымаган татар кешесе юктыр. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан 3 нче номерлы шәһәр филиалы китапханәсендә “Туган телем иркә гөлем” дип аталган китап күргәзмәсе төзелеп укучыларга тәкъдим ителде. Күргәзмәдә Габдулла Тукайның балалар өчен язылган китаплары урын алган иде.

IMG 7751