Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте, тарихи көзгесе.    

     21нче февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан 3 нче номерлы шәһәр филиалы китапханәсендә “Туган телем – иркә гөлем” дигән кичә уздырылды. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, укучыларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Балалар Г.Тукайның, М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, туган тел турында җырлар җырладылар.

туган тел фото