28 октябрь көнне, 3 нче номерлы шәһәр филиалы китапханәсендә

«Без барыбыз да планетабыз өчен җаваплы» дигән экологик сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар экология нәрсә ул, табигатьне һәм аның ресурсларын саклау, кешенең әйләнә – тирәлеккә нинди йогынты ясавы һәм уртак йортыбызны-Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында белделәр. Балалар экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар, кешенең әйләнә-тирәлектән башка яши алмавын ачыкладылар.

bez barabiz