Рәсүл Гамзат улы Гамзатов Авар чыгышлы шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, сәяси эшлекле, Изге апостол Андрей Первозванный ордены кавалеры, Социалистик хезмәт Герое, Дагстан АССРның халык шагыйре. Аның әсәрләре Россия һәм дөнья халыкларының дистәләгән телләренә тәрҗемә ителгән. Быел шагыйрьнең тууына 100 ел тула. Укучыларны бөек шагыйрьнең иҗаты белән таныштыру өчен, 5 майда китапханәдә Рәсүл Гамзатовның шигырьләрен укулар, шулай ук «Рәсүл Гамзатовның тормышы һәм иҗаты» күргәзмәсе күзәтүе узды.

Фото Рәсүл Гамзатов шигъриятенә сәяхәт11