2023 ел Татарстан Республикасында Милли мәдәниятлар һәм гореф-гадәтләр елы дип президентыбыз тарафыннан игълан ителде. Шул максаттан чыгып 22 март көнне Бикүле авылы китапханәсе нәни дусларыбыз белән “Чемодан тулы табышмаклар” дип аталган табышмаклар чишү , викторина үткәрде. Табышмак-халык иҗатының бик борынгы һәм үзенчәлекле жанрларының берсе. Исеменнән үк аңлашылганча, ул тыңлаучылар алдына нинди дә булса билгесез әйберне яки күренешне эзләп табу бурычын куя. Шулай итеп, без китап укучылар белән табышмакларга җаваплар чиштек. Китап укучыларга бик ошады, алар бик канәгать булдылар. Тырышып һәр әйтелгән табышмакка җавап таптылар.

чемодан1  чемодан 3

Чемодан2