Наркоманияне кисәтү һәм үсеп килүче буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Киекле авылы китапханәсе 27 ноябрьдә "Куркыныч сызыкта" исемле чара оештырды. Балалар белән наркотик матдәләрнең шикле ләззәтләре һәм куркыныч нәтиҗәләре турында сөйләшү үткәрелде. Файдалы гадәтләрне тәрбияләү, ә тәмәке тарту, алкоголь, наркотик матдәләр куллану кебек зарарлы гадәтләрне булдырмау турында язылган хезмәтләр белән таныштырылды.

         Чара ахырында балалар бу темага кагылышлы видеоролик карадылар.

27.11 narkomaniya