Киекле авылы китапханәсендә "Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында "Туган тел - халкымның җаны" исемле кычкырып уку кичәсе оештырылды. Кичәдә катнашучылар авылыбыздан чыккан шагыйрәләрнең иҗат җимешләрен тәкъдим итте - Роза Мәслахова һәм Гөлүсә Нугаеваның туган телебездә язган шигырьләрен укыды.

      Китапханәдә туган авылыбызга, илебезгә, ватаныбызга карата мәхәббәт хисләре яңгырады, кичә дуслык, кешелеклелек, гаилә җылысын яктырткан аһәңнәр белән сугарылды.
       Кичәдә туган телдә язылган шигырьләр уку - милли мәдәниятебезне, гореф-галәтләрне, тарихыбызны саклау чарасы буларак кулланылды.

       Чара иреклелекне үстерүгә юнәлдерелде һәм волонтерлык эшен башкаручы авылдашларыбыз катнашында оештырылды.

15.11 god kulturi