Россия фәне дөньяга күп кенә бөек исемнәр һәм ачышлар биргән. Бөтен дөньяда Михаил Ломоносов, Дмитрий Менделеев, Сергей Королев һәм башка бик күп галимнәр билгеле. Аларның тырышлыгы белән ил кешелек цивилизациясенең күренекле ачышлары һәм уйлап табулары ватанына әверелде. 29 февраль көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Бөек галимнәр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Китап күргәзмәсендә безнең тормышыбызга нык тәэсир иткән һәм хәзерге дөньяның йөзен билгеләгән ачышлар һәм уйлап табулар турында китаплар, шулай ук танылган галимнәр һәм язучыларның биографияләреннән ачык фактлар тәкъдим ителде. Укучылар Россия галимнәренең күп кенә яңа исемнәрен белделәр.

 987Шәриф Камал иҗаты