Яшәү ямьле – яшәү күңелле Наркомания – безнең заманның глобаль афәте, кешелек алдында торган иң катлаулы һәм чишелмәгән проблемаларның берсе. 11 февраль көнне “Яңа Әмзә авылы китапханәсендә “Яшәү ямьле – яшәү күңелле” дип исемләнгән китап – иллюстратив күргәзмә тәкъдим ителде.Күргәзмәдә наркомания турында китаплар, журналлар, иллюстрацияле материаллар тәкъдим ителде. Наркотикларга бәйлелеккә каршы көрәш проблемасына багышланган китап – иллюстратив күргәзмә бу куркыныч бәйлелектән ничек сакланырга һәм ничек сак булырга икәнлеге турында сөйли. Prev Next