Гаяз Исхакый милли рух һәм халыкчанлык белән сугарылган әсәрләренең үзәгенә милләт язмышы мәсьәләсен куеп, әлеге проблеманы төрле яссыллыкта яктырта. Бер төркем әсәрләрендә ул, милләтне инкыйраздан саклап калу максатында, укучының игътибарын халыкның милли яшәешенә, милли колоритына, күркәм гореф-гадәтләренә, милли йоллаларына, нәсел-нәсәбәсенә, борынгы тамырларына юнәлтә.

22 нче февраль Гаяз Исхакыйга 145 ел тулу уңаеннан Яңа Әмзә авылы китапханәсендә “Татар милләтенә рух бирүче” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.  Язучының  “Сөннәтче бабай” һәм "Остазбикә” әсәрләренә аеруча тукталдык.Татар халкы тормышының төрле якларын һәм аңа гына хас булган милли традиция һәм гореф-гадәтләрне,проблемаларны уңышлы чагылдырган  әлеге әсәрләре әдәбиятыбызның гүзәл үрнәкләре булып тора.

Татар милләтенә рух бирүче.10