Яңа Әмзә авылы китапханәсе «Гаилә – бәхет чишмәсе» проект эше буенча «Матур әдәбиятта гаилә мизгелләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте.

 Күргәзмәдә гаилә темасына зур урын бирүче периодик басмалар, Татарстанның матур гаиләләрен үрнәк итеп күрсәтүче газета-журнал мәкаләләре, киңәшләре, китаплардагы гыйбрәтле сабаклар тәкъдим ителә.

         Гаилә шагыйрьләр тарафыннан инде күптән матур сүзләр әйтелгән кебек тоелса да, алар беркайчан да артык түгел, чөнки һәрчак яңача һәм тирән мәгънә белән яңгырыйлар.

Матур әдәбиятта гаилә мизгелләре