23 нче февраль көнне Яңа Әмзә авылы китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Солдат илебез сагында” дип исемләнгән чара үткәрде. Китапханәдә “Дөньялар имин булсын” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Китапханәгә йөрүчеләр белән әңгәмә үткәрелде.

 Бәйрәмне саф һавада чаңгы ярышлары белән дәвам итте. Ир егетләребезнең батырлыгы сыналды. Чарага килүчеләрне грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләдек. Катнашучыларга бу чара  бик охшады.

  21нче февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан, Яңа Әмзә авылы китапханәсендә "Туган телем-иркә гөлем" исеме астында акция  үткәрелде.

  Китапханәдә шул ук исем белән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсенә күзәтү  дә ясалды, китапханәгә йөрүчеләрне “Татар халык иҗаты”, Татар тарихы”,” Татар халык ашлары”, “ Татарская народная одежда” һәм матур әдәбият китаплары белән таныштырдым.

 14 нче февраль көнне Яңа Әмзә  авылы китапханәсе татар мәгърифәтчесе, галим, педагог һәм язучы Каюм Насыйриның тууына 195 ел тулуга багышланган  “Каюм Насыйри иҗаты” дип аталган әңгәмә үткәрдем. Бу чарада китапханәгә килүчеләр язучының иҗаты, тормыш юлы белән таныштылар шулай ук аның әсәрләреннән тезелгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Яңа Әмзә авылы китапханәсендә 18 нче февраль көнне "Оста куллар утравы" түгәрәгенә йөрүчеләр белән 23 нче февраль "Ватанны саклаучылар көненә" карата төсле кәгазьдән открытка әзерләдек.

Беренче чиратта бу эш балаларга зәвыклылык, эштә төгәллек, хезмәт сөючәнлек, матурлыкны, тирә-як белән гармониядә булуны тәрбияли һәм тоя белергә өйрәтә.

2020 ел  Россиядә “Хәтер һәм дан елы” дип игълан ителде,шул уңайдан Яңа Әмзә авылы китапханәсендә “ Хәтер һәм дан елы” - “Год памяти и славы”  дип аталган китап күргәзмәсе куелды һәм китап укучылар һәрдаим танышып торалар. Күргәзмәдә сугыш турында китаплар журналлар, үзебезнең авылдан сугышка киткән ир – егетләребез турында мәгълүматлар куелды.