ANKETA KNOPKA

20 февраль конне Жирлекара узәк китапханәсенең, тантаналы утырышлар залында, якташыбыз Әлфия Миншакир кызы Төхвәтуллина-Гөмәрованың "Кунелемнен ташып аккан чагы..." дип исемләнгән шигырьләр җыентыгын тәкдим итү кичәсе уткәрелде. Очрашу бик жылы hәм куңелле узды. Алып баручылар тамашачыларны язучының биографиясе hәм иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен укыдылар. Әлфия апа белән бик кызыклы әнгәмә корылды, аңа иҗаты буенча кызыклы сораулар да бирелде. Кичәгә кунакка килгән җирле шагыйрәләребездән hәм кунакларыбыздан да котлау сузлэре яңгырады. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, мәтбугат ветераны, "Илhамлы як" әдәби берләшмә җитәкчесе, шагыйрә Хайруллина Сәкинә Нурулла кызы, Татарстан Республикасының язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданы шагыйрә Мөхәммәтова Фәүзия Якуп кызы, язучы, шагыйрь, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Диндаров Илдус Гали улы, Нурлат муниципаль районы ветераннар Советы башлыгы, Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданы Садретдинова Разия Идрис кызы, Әлфия Төхватуллинага hәм тамашачыларга үзләренең төпле киңәшләрен, матур теләкләрен җиткерделәр. Тулаем алганда кичә бик матур hәм йөрәкләргә үтеп керерлек узды.

YYn vO1Bb ADy0Qj3h0IvI


Новости филиалов