“Рәйсә Ишморатовага – 105” 20 июль көнне татар драматургы , СССР Язучылар берлеге әгъзасы Рәйсә Гыйниятулла кызы Ишморатованың юбилейына багышланган “Рәйсә Ишморатовага – 105” дип аталган әдәби сәгать булып узды. Укучылар шагыйрэнен тормыш юлы хэм анын ижаты белэн таныштылар. Ахырдан “Чәчәкләр” исемле хикәясен укыдылар.
“Бөтенроссиядә гаилә мәхәббәт һәм тугырылык көне” 8 июль Бөтенроссия гаилә мәхәббәт һәм тугурылык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Колбай-Мораса авыл китапханәсе бу датага багышлап “Бөтенроссия гаилә мәхәббәт һәм тугырылык көне” дип исемләнгәр чара үткәрде.Чара барышында укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар, гаилә тормышының кызыклы очраклары, үзләренең гаилә традицияләре турында сөйләделәр,рәсемнәр ясадылар. Ә соңыннан,китап күргәзмәсенә күзәтү ясалдылар.
“Галимҗан Ибрагимов язучы һәм бөек галим” 12 март көнне Бөек татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 яшь тула. Колбай-Мораса авылы китапханәсендә китап укучылар белән “Галимҗан Ибрагимов язучы һәм бөек галим” әдәби сәгать үткәрелде.Укучыларны мәгърифәтченең тормыш юлы һәм иҗаты, беренче хикәяләре, иҗтимагый эшчәнлеге турында сөйләдем.Әдәби сәгать эчтәлекле үтте.
“Тырышлыгы-үрнәк алырлык Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин” 23 март көнне,Колбай-Мораса авылы китапханәсе,укучылар өчен дин галиме, хәзрәт, күренекле педагог Әхмәдзәки Сафиуллинга карата “Тырышлыгы-үрнәк алырлык Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин” дип аталган тарихи сәгать үткәрелде. Чара барышында укучыларны Дин галименең тормыш юлы,эшчәнлеге һәм язылган китаплары белән якынанрак таныштырдым.Чара бик кызыклы һәм эчтәлекле үтте.
“Ирләр илнең терәге” 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.Шул уңайдан,Колбай-Мораса авылы китапханәсендә Ватанны саклаучылар көненә карата “Ирләр илнең терәге” дип аталган әдәби сәгать уздырды.“Ватанны саклаучылар” темасы безнең заманда аеруча актуаль.Илебез элек-электән Ватаныбызны саклаган һәм үз сакчылары белән дан тота. Ватанны саклаучылар көне тарихы белән таныштырып, аларда горурлык һәм мәхәббәт хисләре тудырабыз.