Һәр җирдә җирле халык горурлана торган кешеләр бар. Алар шагыйрьләр, язучылар, табиблар, рәссамнар, музыкантлар һәм башка һөнәр ияләре булырга мөмкин. Талантлы кешеләр зур шәһәрләрдә генә балкып торалар дип уйларга кирәкми, күп кенә бөек кешеләр ерак авылларда яшәгәннәр, зур кыенлыклар кичергәннәр. 26 июль көнне Колбай-Мораса авыл китапханәсе укучылар өчен  “Мораса җире талантларга бай”  дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде.Бу күргәзмәдә укучылар авылыбызның тормышы, авылыбыздан чыккан талантлы шәхесләрнең китаплары белән танышып үттеләр.

image 19 07 23 07 51