Сәламәтлек - ул һәр кешенең һәм бөтен җәмгыятьнең бәһасез байлыгы. Сәламәтлек-ул тулы физик, психик һәм социаль иминлек, ә авырулар яки физик җитешсезлекләр булмау гына түгел.9 апрель көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Без тормышны сайлыйбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Укучылар күргәзмәдә наркотиклар, тәмәке һәм спиртлы эчемлекләрнең зыяны турындагы китаплар белән таныштылар.Ә ахырдан “Без тормышны сайлыйбыз” дип исемләнгән буклет белән бүләкләнделәр.

image 05 04 23 02 48111111111