Татарстан Республикасы Президенты Указы буенча 2023 ел Татарстан Республикасында «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы" дип игълан ителде. Татарстан халкы бай тарихи-мәдәни мираска ия. 15 январь көнне Кизләү авылы китапханәсендә “Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы” уңаеннан кычкырып укулар узды. Катнашучыларга телдән халык иҗаты әсәрләре: татар халык әкиятләре, мәкальләр, әйтемнәр һәм “канатлы сүзләр” тәкъдим ителде. Чарага татар халкының мирасы булган әкиятләре, мәкальләре, бәет-мөнәҗәтләре язылган китап күргәзмәсе оештырылды.

IMG 20230221 1943231   IMG 20230221 1944251  IMG 20230221 1945461