12 декабрь көнне Россия Федерациясенең Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә “12 декабрь - Конституция көне” дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Конституция– ул төп закон. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Күргәзмәгә төп законның кайчан  кабул ителгәне, мөһим булган статьядан өзекләр, мәгьлүматлар куелды. Китап укучыларга күргәзмә файдалы булыр.

1констит