2 декабрь көнне  Кәкре Атау авылы китапханәсендә “В новый год вместе с книгой” дигән китап кургәзмәсе оештырдым. Китап укучы балаларны күргәзмә аша  яңа китаплар һәм журналлар белән таныштырдым.

12 декабрь көнне Кәкре Атау авылы китапханәсендә Нәкый Исәнбәтне искә алу кичәсе уздырылды.Китап укучы балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты һәм китаплары белән таныштырдым.Язучыга багышланган кичәбез бик эчтәлекле үтте.

27 ноября в Криво Озерской сельской библиотеке была организована книжная  выставка и час доброты «Мир такой большой  и разный».Ознакомила  юных читателей  с книгами, в которой рассказывается о взаимоотношениях между людьми, о разных обычаях, национальных костюмах, традициях, праздниках народов нашей необъятной Родины, также  ознакомила  ребят с  пословицами и поговорками  о дружбе.

10 декабрь көнне Кәкре Атау авылы китапханәсендә “В объятиях табачного дыма”дигән файдалы киңәшләр сәгате уздырылды.Китап укучыларга тәмәкенең сәләмәтлеккә зыяны турында  сөйләдем һәм китап күргәзмәсе белән якыннан таныштырдым.

24 ноябрь көнне Кәкре Атау авылы китапханәчесе , мәдәният йорты хезмәткәрләре белән  берлектә әниләр көненә карата “Әнкәем” дигән кичә уздырылды һәм  китап күргәзмәсе оештылды.Бәйрәм  чәй табыны артында дәвам итте.Әниле йорт - иң күркәм, икеләтә бәхетле йорт. Көлеп торган тәрәзәләр, сине каршы алучы,озатып калучы әниең булганда дөньяң җитеш,тормыш түгәрәк.Безне багып үстергән куллар- иң җылысы,иң мөлаем караш та ,иң самими йорәк тә бары тик әниләрдә .

Әни ...Әнкәй... Бу сүзләрдә никадәр наз, никадәр тирән мәгьнә ята.Ничә яшьтә булсак та,без әниләр өчен һаман да нарасый бала.Исән чакта аларга хөрмәтен,хасиятен биреп калыйк.Аларның күзе һәрчак тәрәзәдә...Көттермик,вакыт юклыкны сылтау итмик.Җәннәт - әниләрнең аяк астында.Алар алдында безнең бурыч- мәңгелек!