19 март көнне Кычытканлы авылы китапханәсе яшүсмерләр белән «Заман афәтеннән ерак булыйк» дип аталган әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында китап укучылар китаплардан, газета – журналлардан һәм интернет челтәрләреннән алынган мәгълүматлар белән таныштылар. Шул чарага карата әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Китап укучыларга «Наркоманиядән ничек сакланырга» дигән буклетлар таратылды. Чара бик файдалы үтте.

 

zaman