Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында оештырылган "Шәфкатьле булыйк" акциясенең дәвамы буларак Киекле авылы китапханәсе Сафиннар гаиләсендә булды. Китапханәнең даими укучылары Юныс абый һәм аны тәрбияләп яшәүче тормыш иптәше Зәкия ханымга бу көнне вакытлы матбугатның яңа саннары тапшырылды һәм күңел җылысыннан чыккан матур сүзләр әйтелде.

08.12 invalid