Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Шул уңайдан 11 март көнне Кычытканлы авылы китапханәсе яшүсмерләр белән «Терроризмга каршы бергә көрәшик» дигән исемдә әңгәмә  үткәрде. Бу чара укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү; укучыларда патриотик хис тәрбияләү; үз — үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү максатыннан үткәрелде.

lY6qKX sOF4