Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте, тарихи көзгесе.
21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 21 февраль көнне Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылар белән «Изге гореф – гадәрләр – милли тәрбия чарасы» дип аталган әдәби чара үткәрде. Чара барышында укучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән, татар халкының милли бизәкләре белән таныштылар. Туган телгә багышланган шигырьләр укыдылар. Әдәби чара бик кызыклы үтте.

RlFWkTyXnPo