18 гыйнвар көнне,Колбай-Мораса авылы китапханәсе ,Британия язучысы А́лан Алекса́ндр Милның туган көненә карата “Винни –пух һәм барысы да”дип аталган китап-илюстратив күргәзмә тәкъдим итте.Бу күргәзмәдә китапханә укучылары язучының кыскача биографиясе һәм аның дөньядагы иң яхшы балалар китабы белән танышып үтте."Винни-пух маҗаралары” ул бөтен дөньяда гаиләдә уку өчен иң яхшы китап үрнәкләренең берсе буларак санала.