Сөембикә" журналының беренче саны чыгуга быел 110 ел тулды. 1913 елда ул нәкъ менә "Сөембикә" исеме белән нәшер ителә башлый, революциядән соң "Азат хатын" дип үзгәртелә, ә аннан соң кабат үз исеменә әйләнеп кайта.
Сөембикә" журналы - безнең республикада татар телендә нәшер ителүче хатын-кызлар өчен бердәнбер журнал. Аны барысы да яратып укый. Беренче номерлы шәһәр филиалында "Сөембикә - Азат хатын" журналына 110 яшь” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә журналның соңгы, яңа номерларында кызыклы, файдалы булган материаллар белән танышырга була.

1сююмбике