Күз яшьләре аша килгән, җиңү бәйрәме, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 77 ел тула. Бөек Җиңүнең шатлыгы еллар дәвамында буыннан буынга, әби-бабайдан, онык-оныкчыкларга тапшырылып килә.
   9 Май көнне, Кычытканлы авылы китапханәсе,  мәдәният йорты белән берлектә Җиңү көненә багышланган митингта катнашты. Ватан тынычлыгы өчен шәһид киткән, сугыш кырыннан исән кайтып та, бүгенге көнгә кадәр яши алмаган ветераннарыбызны мәңгелек истәлеге  бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә венок  куелды, укучылар җырлар җырладылар, матур – матур шигырьләр сөйләделәр.
   Китапханәдә  Җиңү көне уңаеннан ”Җиңү язы безнең йөрәкләрдә” дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.   Китап күргәзмәсе белән  китап укучылар бик теләп таныштылар. Укучыларда китаплар күргәзмәсе зур кызыксыну уятты. Бу бәйрәмнең бөеклеген һәм тыныч тормыш бүләк итүчеләрне һәрдаим хөрмәтләргә кирәклеген күңелләренә беркеттеләр.

 

ginu