ANKETA KNOPKA

       Балачак китаплары һәрберебезнең хәтеренә уелып калгандыр, мөгаен. Гомер буе укыган китапларның күбесе онытыла барса да, бәләкәй чакта укыганнары үзләренең геройлары, төрле төсле сурәтләре белән олыгайгач та күз алдыннан китми. 28 март көнне Кычытканлы авылы китапханәсе балалар китабы атналыгы уңаеннан «Балачак китаплары» дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырды. Укучылар китапның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр, мәкальләр, табышмаклар әйтештеләр. Китапларның файдасы һәм аларны сакларга кирәклеге турында белделәр. Чара барышында кечкенә китап ясау буенча мастер – класс үткәрелде.

balachak


Новости филиалов