12 апрель көнне Фома авылы китапханәсендә Космонавтика көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Йолдызларга юл” дип исемләнгән мәгълүмати танып-белү сәгате үтте. Белем сәгатендә мин китап укучыларга галәмгә очкан беренче очучы - космонавт Юрий Гагаринның хезмәт батырлыгы, аның тормышы һәм илебезгә галәм киңлекләре өлкәсендә күрсәткән уңышлары турында сөйләдем һәм чарага багышланган китап күргәзмәсе белән дә таныштырдым.