ANKETA KNOPKA

      Киекле авылы китапханәсе XXV #ӘдәбиМарафон проекты финалистларын бүләкләү тантанасында катнашып, финалист дипломына ия булды.
      Тантана 13 декабрьдә Кәрим Тинчурин театрында узды. Монда марафончылар өчен китап күргәзмәләре эшләде, театр буенча эксурсиядә катнашу һәм кичен "Хыялый" спектаклен карау кебек мөмкинлекләр дә булдырылган иде.

      Ә, иң мөһиме, бу кичә туган телне, татар әдәбиятын һәм мәдәниятын яраткан йөзләгән кешене берләштерде, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән тел кардәшләребез белән таныштырды.

      Яраткан язучы/шагыйрьләребез белән аралашу мөмкинлеге тудырды.
Айгөл Әхмәтгалиева, Ркаил Зәйдулла, Гөлсинә Галимуллина, Гөлүсә Батталова, Рабит Батулла, Гүзәл Галләмова, Сания Әхмәтжанова, Ләбиб Лерон, Нәбирә Гыйматдинова һәм башка татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләрне күреп, автографларын алып, фотоларга төшү мөмкин булды.

      Татар жырларын һәм сүз осталарының чыгышларын тыңлау кичәне тагын да ямьлерәк итте. Сәхнәдә тапшырылган дипломнар һәм истәлекле бүләкләр күңелне тагын да үстереп жибәрде.


      Яшәсен татар китабы!

13.12 Konkurs


График работы Фомкинской сельской библиотеки

423012,РТ, Нурлатский район, д.Фомкино ул.Школьная д.1

 

Гафурова Айсылу Нирахметовна - библиотекарь

fomkino2014@jandex.ru

 

Часы работы:

вторник - воскресенье

с 13.00 до 16.00

с 19.00 до 22.00

выходной- воскресенье

Новости филиалов