Өлкәннәрне олылыйк Фома авылы китапханәсендә 1 октябрь өлкәннәр көне уңаеннан «Өлкәннәрне олылыйк»дип исемләнгән өлкән китап укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында матур шигырьләр укыдым, һәм яңа газета, журналлар белән таныштырдым. Безнең өлкәннәребез бер-берсе белән аралаша, шатлыклары белән уртаклаша алдылар, яраткан җырларын башкарып күңелле ял иттеләр. Чара бик күңелле үтте. Prev Next